Элита ГПП базасында бөтенроссия конкурсы

4/24/2021
Элита ГПП базасында бөтенроссия конкурсы

2021 елның 23 апрелендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының II Бөтенроссия конкурсын уздыру буенча Оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.


Киңәшмәдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше директоры Дмитрий Бутусов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, «Элита» ГПП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов һәм башка җаваплы затлар катнашты.


Конкурсның стратегик бурычы-терлекчелектә кадрларның квалификациясен күтәрү, зоотехник һөнәренең абруен күтәрү һәм җиңүчеләр тәҗрибәсен алга таба практик куллану. Быел чара Татарстан Республикасында 7-10 июнь көннәрендә узачак. Бу бәйге Татарстанда беренче тапкыр үткәрелә. Хәзерге вакытта катнашу өчен илнең барлык төбәкләреннән 250 дән артык терлекчелек оешмаларыннан вәкилләр гариза тапшырган.


Чарада шулай ук авыл хуҗалыгы оешмаларының һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларының зоотехник хезмәте белгечләре – төбәк конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар катнаша ала. Алдагы конкурс чемпионы бары тик судьялар коллегиясе составында гына эксперт буларак катнаша ала.


Катнашучылар үзләренең автоматлаштырылган мәгълүматлар базалары белән эшләү һәм хайваннарның нәсел кыйммәтләренә бәя бирү буенча практик күнекмәләрен күрсәтергә, шулай ук тест узарга тиеш булачак.


Катнашу өчен гаризалар 15 майга кадәр электрон почта аша кабул ителә [email protected] к

Тулырак мәгълүматны телефон аша белергә була

📲 8(843)221-77-58

#конкурс
Самое свеже

Тәкъдим алу