Фермада заманча технологияләр булдыру- зур сөткә юл

9/11/2020
Фермада заманча технологияләр булдыру- зур сөткә юл

8-9 сентябрь көннәрендә Саба районында Сөт Бизнесы Академиясендә

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,

министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе,терлекчелектә Баш

нәсел идарәсе, Казан дәүләт ветеринария академиясе һәм авыл хуҗалыгы

оешмаларының җитәкчеләре, белгечләре катнашында шушы исемдә

семинар-уку булды. Укуны Түбән Новгород шәһәренең «Континентал

Дженетикс» компаниясе хезмәткәрләре үткәрде.

2 көн дәвамында төрле физиологик халәттәге мөгезле эре терлекләрне

ашату,көтүне кабат җитештерү, сыерларның буазлыгына һәм җенси

органнардагы авыруларга УЗИ аппараты ярдәмендә диагноз кую,

синхронизация, яңа бозаулаган сыерлардагы авыруларны дәвалау һәм

булдырмау чаралары турында сөйләшенде. Уку бер үк вакытта теория

рәвешендә һәм практик ныгытмалар белән алып барылды.

Чарада шулай ук “Элита” баш нәсел хуҗалыгы җитәкчеләре, белгечләре

катнашты.

#учеба
Самое свеже

Тәкъдим алу