Шушы исем астында 13 февраль көнне Агросәнагать форумы кысаларында Татарстан
Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Ленар Гарипов түгәрәк
өстәл үткәрде. Чара авыл хуҗалыгы оешмаларының терлекчелек белгечләрендә бик зур
кызыксыну уятты.
Чыгыш ясаучыларның фикерләреннән чыгып мондый нәтиҗә ясарга була: бүгенге көндә
терлекчелектә фермаларын “сөт фабрикалары” итеп түгел, ә бәлки дворяннар шикелле көчле
нәселле булган “королевалар-сөтлебикәләр” яшәүче зиннәтле сарай дип уйлап эшләргә кирәк.
“Элита” баш нәсел хуҗалыгы генераль директоры Фәннур Зарипов бөтен дөньядан алып кайткан
үгезләрдән алынган һәм туңдырылып биредә сакланучы меңәрләгән доза орлык ассортименты
белән таныштырып китте. Шушы орлыкларны кулланып Республикабызның күпчелек
хуҗалыкларында яхшы нәселле сөтлебикәләр үсә.Бүгенге көндә бу сыерлар Россия буенча иң күп
сөт бирәләр дә инде.