2021 елның 2 июнендә Балтач районының Алга ООО хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү буенча семинар узды. Чарада район башлыгы Рамил Рәшит улы, Идарә башлыгы Фирдәүс Рафаил улы, ГПП Элита нәсел эше буенча генераль директор урынбасары Элита Лилия Алик кызы, идарә консультантлары, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм зоотехниклары катнашты.