Сөт-сыерның сәламәтлек көзгесе

3/27/2020
Сөт-сыерның сәламәтлек көзгесе

18 мартта “Элита”баш нәсел хуҗалыгының конференц-залында

FOSS(Дания) компаниясенең алып баручы белгече зоотехния фәннәре

докторы Даниэл Шварц һәм Балтач районы ҖЧҖ СХП Татарстан, Тимирязев

исемендәге ҖЧҖ, Тукай районы Сәйдәш исемендәге ҖЧҖ, Алабуга районы

Колос авыл хуҗалыгы кооперативы, Кукмара районы Вахитов исемендәге

хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-

төлек министрлыгының Баш нәсел идарәсе җитәкчесе Зарипов Р. Ө., «Элита»

баш нәсел хуҗалыгы генераль директоры Зарипова Ф. Р., аның урынбасары

Закирова И. Р., сөтнең сыйфатын тикшерү лабораториясенең баш белгече

Сабирова С. Р. катнашында видео элемтә узды.

Д. Шварц проектта катнашучы хуҗалык җитәкчеләренең сөт анализлары

күрсәткечләреннән сыерларның сәламәтлеге, аларны дөрес итеп ашату

буенча күп төрле сорауларына җавап бирде. Рационнарны үзгәртү буенча

тәкъдимнәрен әйтте, Проектта катнашучылар киләчәктә бу проектны дәвам

итәргә һәм башка хуҗалыкларны да катнаштырырга кирәклеге турында

килештеләр.

#конференция
Самое свеже

Тәкъдим алу