Осталардан иң осталары

8/20/2020
Осталардан иң осталары

19 август көнне Биектау районында “Элита” баш нәсел хуҗалыгы

территориясендә мөгезле эре терлекләрне ясалма каплату

операторларының 42нче һәм зоотехник-селекционерларның 3нче

Республика конкурсы үтте. Чарада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының

терлекчелек буенча урынбасары Ленар Гарипов, Биектау районы башлыгы

Рөстәм Кәлимуллин, министрлыкның Баш нәсел идарәсе җитәкчесе Ришат

Зарипов, “Элита” баш нәсел хуҗалыгы генераль директоры Фәннур Зарипов,

министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз

Хисаметдинов һәм башка кунаклар катнашты.

Ярышларда районнардан килгән иң көчле һөнәр осталары катнашты. Алар

үзләренең белемнәрен терлекләрне кабат җитештерү,аларны тәрбияләү һәм

ашату, сыерларны бозаулату һәм ясалма каплату буенча күрсәттеләр.

Конкурс берничә этапта узды. Комиссия катнашучыларның лабораториядә

эшләү, практик осталыкларын, эш күрсәткечләрен һәм белемнәрен

тикшерде.

Мөгезле эре терлекләрне ясалма каплату операторларының 42нче

Республика конкурсының абсолют җиңүчесе булып Арча районы “Игенче”

хуҗалыгыннан Булат Гарәпшин табылды.

Зоотехник-селекционерларның 3нче Республика конкурсының абсолют

җиңүчесе булып Арча районы “Северный” җәмгыятеннән Ләйсән Хәмитова

калды.

Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрне ясалма каплату

операторлары арасында беренче урынны Арча районы Түбән Аты

ветеринария участогыннан Фидәрис Фәйзрахманов алды.

УЗИ аппараты белән эшләү осталары арасында җиңүче булып Аксубай

районы селекция һәм нәсел хезмәте җитәкчесе Рәис Хөснуллин калды.

Барлык җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һөм кыйммәтле бүләкләр

тапшырылды.

#Конкурсы операторов
Самое свеже

Тәкъдим алу