Биектаулылар бездә кунакта

2/5/2020
Биектаулылар бездә кунакта

2020 елның 4 февралендә Биектау муниципаль районының бертөркем

терлекчелек белгечләре безнең хуҗалыкта булып киттеләр. Төркем

составында район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Кәримов Р. З һәм аның

белгечләре, район ветеринария берләшмәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы

оешмалары белгечләр, фермерлар бар иде.

Нәсел үгезләрен караганнан соң генераль директор Зарипов Ф. Р.

кунакларны ремонттан соң ачылган орлык саклау банкы, технологик

лаборатория белән таныштырды. Быел эшләп китәчәк эмбрионнар күчереп

утырту үзәге, терлек азыгының туклыклылыгын бәяләүче лаборатория

эшчәнлеге турында да сөйләде.

#Высокогорцы у нас в гостях
Самое свеже

Тәкъдим алу