Студентлар бездә

4/24/2019
Студентлар бездә

2019 елның 23 апрелендә “Элита” баш нәсел хуҗалыгы базасында КДВМАсенең биотехнология һәм стандартизация факультеты 3 курс студентларының генетика, авыл хуҗалыгы терлекләрен үрчетү буенча күчмә укуы булды. Студентлар хуҗалыкның тарихы, иммуногенетик экспертиза һәм сөт сыйфаты селекцион контроле лабораторияләре, орлык банкы эше белән таныштылар. Шулай ук аларны кайбер үгезләр белән таныштыру да булды. Хуҗалык белгечләре студентларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.

Укуны биология, генетика һәм терлекләрне үрчетү кафедрасы доценты Камалдинов Илнур Наил улы һәм «Элита» белгечләре үткәрделәр.

#учеба#студенты
Самое свеже

Тәкъдим алу