Балтач районында мөгезле эре терлекләрне ясалма каплату операторлары белемнәрен күтәрделәр

2/21/2019
Балтач районында мөгезле эре терлекләрне ясалма каплату операторлары белемнәрен күтәрделәр

21 февраль көнне Балтач районы Тукай исемендәге ҖЧҖ дә мөгезле эре терлекләрне ясалма каплату операторларың белемнәрен күтәрү буенча семинар булып узды. Укуны “Элита”Баш нәсел хуҗалыгы зоотехнигы Кәбиров Ф. В. үткәрде. Ул терлекләрне ясалма каплатуда булган яңалыклар белән якыннан таныштырды. Аеруча игътибар ректо-цервикаль ысул белән каплатуга, гомүмән авыл хуҗалыгы оешмаларында ясалма каплатуны оештыру мәсьәләренә юнәлтелде. Һәм шулай ук ясалма каплатуда җенесләргә аерылган орлыкларны куллану үзенчәлекләренә басым ясалды.

 Укуда шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәбиуллин Ф. Р., идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Низамиев Р. Р., селекция һәм нәсел эше җитәкчесе Кәримов Н. Н. Катнаштылар


#cеминар
Самое свеже

Тәкъдим алу