Күргәзмәгә чакырабыз

6/4/2021
We invite you to the exhibition

2021 елның 1 июленнән 3 июленә кадәр «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә илнең авыл хуҗалыгы тармагының төп вакыйгаларының берсе - АГРОВОЛГА 2021 Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак


АГРОВОЛГА 2021 – эшлекле хезмәттәшлекне җайга салу һәм ныгыту, тармак үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм агросәнәгать комплексының соңгы казанышлары белән танышу өчен уникаль мөмкинлек.


Күргәзмә юнәлешләре:

  • үсемлекчелек;
  • терлекчелек;
  • цифрлаштыру;
  • авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төргәкләү;
  • авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр;
  • авыл хуҗалыгында Төзелеш;
  • АПК хезмәтләре.


Хөрмәтле коллегалар, партнерлар сезне 4.1 нче күргәзмә стендына килергә чакырабыз.


Сезне күргәзмәдә көтеп калабыз.

#выставка
Самое свеже

Тәкъдим алу