Һөнәри осталыкларын үстерәләр

4/21/2019
Һөнәри осталыкларын үстерәләр

2019 елның 16-19 апрель көннәрендә Алексеевский, Әлки, Кукмара, Чүпрәле муниципаль районнарында мөгезле эре терлекләрне ясалма каплату операторларының укулары булып узды. Аларда көтүләрне кабат торгызу, ясалма каплату һәм бу өлкәдә булган яңалыклар турында сөйләшү булды. Чараларда хуҗалыкларның ясалма каплату операторларыннан тыш районнарның нәсел бүлеге җитәкчеләре, зоотехниклар һәм ветеринария белгечләре катнашты.