Министр «Элита» баш нәсел хуҗалыгында

11/6/2019
 Министр «Элита» баш нәсел хуҗалыгында

  2019 елның 7 ноябрендә ТР Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Биектау районында урнашкан “Элита” баш нәсел хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты. Министрны аның терлекчелек буенча урынбасары Ленар Гарипов, “Элита” баш нәсел хуҗалыгы генераль директоры Фәннур Зарипов,министрлыкның терлекчелектә Баш Нәсел идарәсе начальнигы Ришат Зарипов,ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе - ТР Баш Дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов, башка җаваплы затлар озатып йөрде. 

   Марат Җаббаров нәсел үгезләрен тәрбияләү шартлары, оешманың материаль-техник базасы һәм үгез орлыгын фасовкалау буенча технологик, сөтнең сыйфатын тикшерү лабораторияләренең эше белән танышты.

 Соңыннан очрашу нәтиҗәләре буенча киңәшмә булды. Анда оешманың алда торган бурычлары һәм үсеш нокталары тикшерелде.

#Знакомство с деятельностью "Элита"
Самое свеже

Тәкъдим алу