Актаныш муниципаль районында терлекләрне кабат җитештерү буенча белгечләрне укыту

3/22/2019
Актаныш муниципаль районында терлекләрне кабат җитештерү буенча белгечләрне укыту

22 март көнне Актаныш технологик техникумы базасында терлекләрне кабат җитештерү буенча белгечләрне укыту үтте. Чараны Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше Баш идарәсе оештырды.Уку барышында таналарны юнәлешле максатларда үстерү, ясалма каплату технологиясе, фермада беренчел зоотехник хисап, хуҗалыкларга үгезләрне беркетү планы, “СЭЛЕКС” программасын куллану буенча темалар яктыртылды. “Элита” баш нәсел хуҗалыгы генераль директоры Зарипов Ф. Р.  Татарстан терлекчелеге үсешендә оешманың максатлары һәм әһәмияте турында сөйләде.

 Чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Э. Н. Фәттахов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше Баш идарәсе начальнигы Зарипов Р. Ө., “Элита” баш нәсел хуҗалыгы генераль директоры Зарипов Ф. Р., хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек белгечләре, ясалма орлыкландыру операторлары катнашты

#обучение
Самое свеже

Тәкъдим алу