Һөнәри осталык конкурслары

5/27/2019
Һөнәри осталык конкурслары.

28 һәм 29 май көннәрендә Балтач һәм Нурлат районнарында сыерларны машина белән саву һәм  мөгезле эре терлекләрне ясалма каплату операторларының конкурслары булып үтте.

 Конкурсның беренче өлешендә катнашучылар теоретик сорауларга җавап бирделәр, ә икенчесендә сыер саву һәм каплату, аппаратларны сүтү, җыю һәм ясалма орлыкландыру операторлары лабораториядә эшләү осталыкларын күрсәттеләр.

 Ярыш нәтиҗәләре буенча Балтачта сыер савучылар арасында “Кызыл юл” ширкәтеннән Гөлназ Нотфуллина җиңеп чыкты. Терлекләрне ясалма каплату операторлары арасында беренче урында “Алга” ширкәтеннән Илнар Әхмәдиев, икенче урында “Дуслык” җәмгыятеннән Нина Петрова, өченче урында “Борнак” ширкәтеннән Илфак Фәләхетдинов.

 Чарада Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше Идарәсе начальнигы Ришат Зарипов, “Элита” баш нәсел хуҗалыгы генераль директоры Фәннур Зарипов һәм аның белгечләре, районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы һәм белгечләре, ширкәтләрнең баш зоотехниклары катнашты.

  Нурлат районының “Нурлат сөте” җәмгыятенең Югары Нурлат җәйге лагеренда узган ярышта 16 сыер савучы һәм 13 ясалма орлыкландыру операторы катнашты.

 Судьялар составында «Элита» баш нәсел хуҗалыгы, район авыл хуҗалыгы идарәсе һәм ветеринария берләшмәсеннән белгечләр катнашты.

 Нәтиҗәдә сыер савучы операторлар арасында җиңүче булып агрофирма “ИРС” җәмгыятеннән Елена Васильева калды. Терлекләрне ясалма каплату операторлары арасында беренче урынны “Восход” кооперативыннан Павел Старков Алды. Икенче урында “Сөләймәнов А. И.” фермер хуҗалыгыннан Йосыпов Гомәр, өченче урында“Нурлат сөте” җәмгыятеннән Светлана Морозова.

  Җиңүчеләрне һәм призерларны Нурлат  муниципаль районы башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов котлады. Ул аларга дипломнар һәм акчалата бүләк тапшырды.

#Конкурсы операторов
Самое свеже

Тәкъдим алу