Арча районында конкурс

6/19/2019
Арча районында конкурс

2019 елның 20 июнендә “Казанка” хуҗалыгы базасында Арча муниципаль

районының сыер саву һәм терлекләрне ясалма каплату операторларының

кокурсы булып узды. Конкурсны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек

идарәсе начальнигы Гатиятов Р. М. ачып җибәрде. Конкурста катнашучылар

теория буенча белемнәрен, лаборатория һәм практик эш алымнарын

күрсәттеләр. Терлекләрне ясалма каплату операторлары арасында җиңүче

булып “Игенче” агрофирмасыннан Булат Гарәпшин табылды.

Судьялар коллегиясе составында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек

министрлыгы, нәсел эше буенча Баш дәүләт идарәсе, “Элита” баш нәсел

хуҗалыгы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария

берләшмәсе белгечләре булды.

#Конкурсы операторов
Самое свеже

Тәкъдим алу