Зоотехник-селекционерларның беренче съезды.

4/26/2019
Зоотехник-селекционерларның беренче съезды.

  25-26 апрель көннәрендә Мәскәүдә К.А. Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясендә зоотехник-селекционерларның беренче  Бөтенроссия съездыузды. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң зур чараларның берсендә Дәүләт Думасының аграр комитеты Председателе Владимир Кашин, Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Җ. Хатуов, шулай ук 81 регионнан авыл хуҗалыгы тармагының, нәсел эше хуҗалыкларының җитәкчеләре һәм белгечләре, фән эшлеклеләре, барлыгы 700 дән артык кеше катнашты.

   

Татарстан делегатлары арасында “Элита” баш нәсел хуҗалыгы генераль директоры Зарипов Ф. Р., аның урынбасары Закиров И. Р. Һәм белгечләре катнашты.


 26 апрельдә съезда катнашучылар Мәскәү өлкәсе хуҗалыкларында күчмә киңәшмәләрдә катнаштылар, аларның зшчәнлекләре белән таныштылар һәм терлекчелектә селекция үсеше буенча фикер алыштылар.

#съезд зоотехников-селекционеров
Самое свеже

Тәкъдим алу