Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, министрлык белгечләре, күрше районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, хуҗалыклар, КФХ җитәкчеләре катнашты.
Семинар башланганчы анда катнашучылар мәдәният йорты каршында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Биредә үзебезнең ашламалар, азык, авыл хуҗалыгы җиһазлары җитештерүчеләр тәкъдим ителде.
Терлекчелектәге 1 квартал йомгаклары турындагы төп доклад белән министр урынбасары Линар Гарипов чыгыш ясады.