"Сенаж көне" терлекчелек тармагы белгечләрендә зур кызыксыну уятты. Чарада катнашучылар республиканың барлык төбәкләреннән, шулай ук күрше төбәкләрдән җыелдылар.
«Элита» ГПП АҖ белгечләре «сенаж көне»ндә актив катнаштылар. Күргәзмә стендында алар кунакларны предприятиенең күпкырлы эшчәнлеге, терлекчелек өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең төрлелеге белән таныштырдылар, тәҗрибә уртаклаштылар, шулай ук җитештерү яңалыклары турында сөйләделәр