22-25 июньдә Саха (Якутия) республикасында Татарстан Республикасы көннәре узды

6/24/2022
22-25 июньдә Саха (Якутия) республикасында Татарстан Республикасы көннәре узды

22-25 июньдә Саха (Якутия) республикасында Татарстан Республикасы көннәре узды. Россия Федерациясенең иң зур субъектына эш визиты белән Татарстан Республикасы делегациясе килде: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Артур Шәмсиев, «Элита» ГПП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов һәм «Вамин», «Казан сөт комбинаты», «Каусар», «Казан май комбинаты», БКК вәкилләре.


Чаралар кысаларында «Элита» ГПП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм учреждениеләре күргәзмәсендә катнашты, анда кунакларны «Элита» ГПП АҖ предприятиесенең күпкырлы эшчәнлеге, терлекчелек өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең төрлелеге белән таныштырды.

#мероприятие
Самое свеже

Тәкъдим алу