Профессиналлар конкурсы

7/24/2019
Профессиналлар конкурсы

24 июль көнне “Элита” баш нәсел хуҗалыгы базасында терлекләрне ясалма каплату операторлары һәм нәсел зше буенча зоотехник-селекционерларның һөнәри осталыклары буенча Республика конкурслары булып үтте. Терлекләрне ясалма каплату операторларының 41 нче һәм  терлекчелектә нәсел зше буенча зоотехник-селекционерларның 2 нче конкурсын ТР Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Әхмәтов М. Г. ачып җибәрде. Ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм уңышлар теләде. Конкурсантларны бәйрәм белән Биектау районы башлыгы Кәлимуллин Р. Г. та кайнар котлады. Чарада шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Хаҗипов Н. Н.,терлекчелектә нәсел эше Баш идарә җитәкчесе Зарипов Р. Ө., “Элита” баш нәсел хуҗалыгы генераль директоры Зарипов Ф. Р. катнаштылар.

 Конкурсантлар теоритик белемнәре, практик осталыклары буенча көч сынаштылар. Ныклы ярышлар нәтиҗәсендә терлекләрне ясалма каплату операторлары арасында абсолют чемпион булып Мамадыш районының АПК Азык- төлек корпорациясенән Сираҗиев Р. К. калды. Европа технологиясе буенча беренче урынны Арча районы “Северный” хуҗалыгыннан Хаҗиев Р. Р. алды. Икенче урында Азнакай районы “Азнакай” агрофирмасыннан   Төхбәтуллин И. И., өченче урында Әлмәт районы Токарликов исемендәге хуҗалыктан Вәлиуллин Р. А. Харьков технологиясе буенча призерлар: Касимова Н.М. Ютазы районы Вафауллин хуҗалыгыннан, Зуйкова Т. И. Бөгелмә районыннан, Валиуллина Г. М. Тукай районы “Гигант” хуҗалыгыннан.

 Шәхси хуҗалык терлекләренә хезмәт күрсәтүче терлекләрне ясалма каплату операторлары арасында беренче урынны Сарман районы Юлтимер ветеринария участогыннан Хафизова Р. Т., икенче урында Балтач районы Алан ветеринария участогыннан Тимербаев И. М., өченче урында Мөслим районыннан Фазлыев Р. М.

 Зоотехник-селекционерлардан җиңүчеләр булып калдылар: Галиев Н. В. Кукмара районы “Урал” кооперативыннан, Хәкимуллина Н.Н. Әтнә районы Ленин исемендәге хуҗалыктан, Яһудина М.Р. Түбән Кама районыннан. Паралель рәвештә конкурсантлар УЗИ диагностикасы буенча да осталыкларын күрсәттеләр. Бу ярышта җиңүчеләр: Азнакай районы “Азнакай” агрофирмасыннан   Төхбәтуллин И. И., Балтач районы Алан ветеринария участогыннан Тимербаев И. М. һәм Чистай районы “Юкәтау” хуҗалыгыннан Әминов Р. Д.

 Барлык җиңүчеләргә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгының дипломнары, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләрне дә зур уңышлары белән кайнар котлыйбыз.

#Конкурс профессионалов
Самое свеже

Тәкъдим алу